news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җомга көнне, 12 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Җил фаразлана, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитә ала.

Төнлә термометр баганалары 5-10 градус күрсәтәчәк. Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot