news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә

20 сентябрьдә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм көндез яңгырлар, урыны белән яшен яшьнәргә мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан уртача җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +9..+14 градус күрсәтәчәк, көндез һава 16-21 градуска кадәр җылына, дип фаразлый синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100