news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, томан һәм +8 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә җылы һава торышы көтелә – хәтта төнге сәгатьләрдә дә термометр баганалары нульдән түбән төшмәячәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан төшәчәк. Моннан тыш, яңгыр көтелә, ә аерым районнарда җепшек кар явачак.

Төнлә һава температурасы 0 дән +4 градуска кадәр, ә көндез +3..+8 градуска кадәр җылына.

news_right_1
news_right_2
news_bot