news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда яңгыр һәм +27 градуска кадәр җылы вәгъдә итә

Синоптиклар Татарстанда яңгыр һәм +27 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сишәмбе, 3 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикага томан төшүе ихтимал. Көндез көчле җил чыгарга, аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы 3тән 8 градуска кадәр, көнбатыш районнарда — 13 градуска кадәр булса, көндез 22-27 градус җылы булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot