news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм буран фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада яшәүчеләрне бу ялларда һәм киләсе эш атнасы башында һава торышы начарлануы турында кисәтте. Фаразлар буенча, шимбә һәм якшәмбе яңгыр явачак, ә дүшәмбе кар көтелә.

Бүген Казанда вакыты белән яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, иртән һәм көндез урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы +6..+8 градус, ә гомумән Татарсанда +3..+8 градус көтелә.

Иртәгә, 13 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 24 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус көтелә.

Дүшәмбе, 14 ноябрьдә яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Көндез урыны белән кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыш, төньяктан 16-21 градуска кадәр. Һава температурасы +3..-2 градус көтелә, ә юлларда бозлавык һәм кар боткасы булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100