news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда ялларда +30-35 градуска кадәр эссе булачагы хакында кисәтте

Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, якындагы өч көндә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми, температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк.

16 майда көндез температураның +30, +35 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

17 майда төнлә минималь һава температурасы +12, +17, республиканың көнбатыш районнарында +21 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура шулай ук +30, +35 градуска кадәр күтәрелә.

18 майда төнлә минималь һава температурасы шулай ук +12, +17, көнбатыш районнарда +21 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исә, талгын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100