Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар Татарстанда ял көннәрендә яшенле яңгырлар булачагы турында кисәтә
Һава температурасы якын көннәрдә 28 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шимбә көнне, 18 июльдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, минималь һава температурасы +11...+16 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +23....+28 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе, 19 июльдә, республикада яңгырлар көтелә. Көндез кайбер районнарда җилле яшенле яңгыр явачак, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +13...+18, көндез һава +23.+28 градуска кадәр җылы була.
Дүшәмбе, 20 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Һава температурасы төнлә +11.+16 градус булачак, көндез +24.+29 градуска кадәр булуы фаразлана.
21 һәм 22 июльдә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Минималь һава температурасы төнлә +12.+17, көндез +24.+29 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз