news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда ягып җылыту сезонына һава торышын фаразлады

Татарстан Гидрометеорология үзәгендә киләсе ягып җылыту сезонында республикада нинди һава торышы булачагы турында сөйләделәр.

Фаразлау буенча, октябрьдә уртача һава температурасы нормадан югары, +4,9 градус булачак. Киләсе айларда – ноябрьдән алып мартка кадәр ул нормага якын фаразлана. Шулай итеп, көзнең соңгы аенда республикада уртача һава температурасы норма буенча -2,7, декабрьдә -8,9, гыйнварда -10,9, февральдә -10,7 градус булырга тиеш. Синопткилар фаразлавынча, мартта уртача айлык температура -4,2 булырга тиеш.

Фаразны Россия Гидрометеорология үзәге белгечләре төзегән. Алга таба аңа төзәтмә һәм ачыклык кертеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot