news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда томан, яңгырлар һәм көчле җил хакында кисәтә

Җомга көнне, 11 ноябрьдә, Татарстан территориясендә дымлы, болытлы һәм аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар бүген кич, шулай ук иртәгә төнлә һәм иртән республикада, Казанны да кертеп, урыны белән томан төшәчәге хакында кисәтә.

Татарстанда көн болытлы булачак. Республика территориясендә, шул исәптән аның башкаласында да, бераз яңгыр явуы фаразлана. Моннан тыш, 11 ноябрьдә көньяк-көнбатыштан искән җил көчәячәк һәм тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +1..+6 градус (Казанда +4..+6) тәшкил итәр дип көтелә. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +3..+8 градуска (республика башкаласында +4..+6) кадәр күтәреләчәк, дип искәртә метеорологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100