news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык хакында кисәтте

Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык хакында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дүшәмбе, 28 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Шул исәптән Казанда да һава торышы бозыла, дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Моннан тыш, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Искәртеп узабыз, бүген синоптиклар республикада яңгыр явачак һәм +7 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100