news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда томан, буран һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә

Иртәгә, 22 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава торышы бозылыр дип фаразлана. Төнлә томан төшә, ә көндез көчле җил чыга. Республика Гидрометеорология үзәге шул турыда кисәтә.

Буран аркасында юлларда күз күреме начарлана.

Төнлә  -11.. -16 градус, көнчыгыш районнарда  -18..-23 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -1..-6 градуска кадәр җылытыр дип көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot