news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле яңгырлар, боз һәм давыллы җил көтелә

Җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. Җил чыгар, яшенле көчле яңгырлар, боз явар, дип фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, һава торышы бозылу бүген 15:00 сәгатьтән башлап, иртәгә кичке җидегә кадәр дәвам итүе ихтимал.

«Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда актив атмосфера фронтлары узганда, урыны белән яшен, көчле давыллы җил, боз көтелә, җил көчәйгәндә аның тизлеге секундына 17-22 метрдан 25 метрга кадәр җитәчәк», — диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot