news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яшен турында кисәтте

Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итә.

Мондый һава торышы республикада төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә, ә Казанда көндез була. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус булыр дип фаразлана, көндез +12..+17 градуска кадәр җылыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100