news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелүен кисәтте

Иртәгә һәм бүген төнлә Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә. Казанда иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә җил көчәячәк, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Казанда бүген төнлә бераз яңгыр явачак, һава температурасы +2..+4 градус тәшкил итәчәк. 24 октябрьдә көндез яңгыр рәвешендәге явым-төшем, +4..+6 градус җылылык көтелә.

Гомумән алганда, Татарстанда бүген төнлә һава температурасы -1..+4 градуска кадәр, иртәгә көндез +2..+7 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot