news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда кинәт исә торган җил һәм яңгыр хакында кисәтте

Синоптиклар Татарстанда кинәт исә торган җил һәм яңгыр хакында кисәтте
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Чәршәмбе, 23 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә һәм көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итте, көндез исә +7..+12 градус җылы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100