news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачагын фаразлады

Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 11 августта Татарстанда аязучан болытлы һава. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +8..+13, көндез +18..+23 градус. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 августта шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез шулай ук яңгыр, урыны белән яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан искән җил көньяк-көнчыгышка таба алышына, яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +7..+12, республиканың көнбатыш районнарында +17, көндез +17..+22 градус.

news_right_1
news_right_2
news_bot