Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада 7 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый
18 мартта көчле салкын көтелә.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 мартта, Татарстанда әле көчле салкыннар була. Шимбәдән башлап төбәккә җылылык килә.
Җомга көнне аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, уртача тизлектәге җил була. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 0.. -5 градус фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
19 мартта төнлә термометр баганалары -9.. -14 градуска кадәр, урыны белән -18, көндез -3.. +2 градуска кадәр күрсәтеләчәк.
20 мартта һава торышы шартларында үзгәрешләр көтелә: кар явачак, ә температура күтәрелә. Төнлә -5..-10 һәм көндез -1..+4 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
«Киләсе атна башында, 21 һәм 22 мартта, температураларның алга таба җылынуы көтелә: төнлә -1..-6, көндез +1.. +7 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән бераз кар явачак», — дип хәбәр итә синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз