news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда кар һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә, чәршәмбе Татарстанда кыска вакытлы буран, шулай ук җепшек кар көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле җил, вакыты белән тизлеге 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык фаразлана.

Төнлә һава температурасы −1..−6 градус, ә көндез 0..+5 градус булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot