news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда кар һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә

14 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Иртән һәм көндез республикада җилле булачак, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр булачак.

Төнлә явым-төшем яву ихтималы аз, һава температурасы -10..-15 градус көтелә. Көндез термометр баганалары -3..-8 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда бозлавык саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot