news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда кабат яшен һәм томан турында кисәтә

Сишәмбе, 6 августта, көндез Татарстанда яшен фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республика территориясендә, шул исәптән Казанда томан төшәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100