news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яшен турында кисәтә

Көндез боз яварга мөмкин.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 21 августтан 18 сәгатьтән 22 августка 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез урыны белән җилнең тизлеге 23 метрга кадәр фаразлана һәм боз яварга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot