news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм томан хакында кисәтә

Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республкасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсекөчле җил һәм томан хакында кисәтә. Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән республика территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, 15 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Республика башкаласында томан төнлә төшәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot