Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар Татарстанда көчле буран турында кисәтте
Күз күреме бер километрга һәм аннан да кимрәккә кадәр начарланачак.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран көтелә. Күз күреме бер километрга һәм аннан да кимрәккә кадәр начарланачак. Мондый кисәтүне республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе таратты.
Синоптиклар фаразлары буенча, һава торышы төнлә һәм 25 декабрьдә Татарстан буенча урыны белән бозылачак. Бураннан тыш, көньяктан секундына 15 – 17 метрга кадәрге көчле җил көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз