news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда июль коры һәм җылы булыр дип фаразлый

Синоптиклар Татарстанда июль коры һәм җылы булыр дип фаразлый
Владимир Васильев, "Татар-информ" архивы

Июль аенда Татарстанда һаваның уртача температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Казанда норма 20,5 градус, республикада 19,9 градус тәшкил итә.

Июльдә явым-төшем җитмәс, дип фаразлана. «Айлык явым-төшем күләме климатик нормадан кимрәк булыр дип көтелә. Норма Казанда 63 мм, Татарстанда 56 мм тәшкил итә», диелә хәбәрдә.

Иртәгә, июньнең соңгы көнендә, Татарстанда 33 градуска кадәр эсселек көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot