news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин булуы турында кисәтте

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы турында кисәтү чыгарды.

4 июньнән 5 июньгә каршы төндә һәм шул ук көнне иртән Татарстанда томан көтелә.

Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, якындагы тәүлекләрдә Татарстанда төнге температура +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус булачак. Явым-төшем кайбер урыннарда гына һәм кыска вакытлы булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Казанда төнлә +11..+13 градус җылы, ә көндез +21..+23 градус җылылык көтелә. Алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр явуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot