news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда кайчан бераз салкынайтачагын фаразлады

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрә башлый. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.

Иртәгә, сишәмбе көнне, республикада яшен һәм көчле җил көтелә, әмма эсселек чигенмәячәк: көндезен +33 градуска кадәр булачак. Шундый ук һава торышы 10 августта да сакланачак.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанга салкын атмосфера фронты килә. Ул яңгырлар, яшеннәр һәм хәтта боз алып киләчәк. Температура төшә: төнлә +13..+18 градуска кадәр һәм көндез +22..+27 градуска кадәр булачак.

Җомга һәм шимбә, 12-13 августларда, бу температуралар саклана: төнге сәгатьләрдә +12..+17 градуска кадәр һәм көндезен +23..+28 градуска хәтле фаразлана. Әмма антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы кимиячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot