news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда давыл көтелү турында кисәтте

Синоптиклар Татарстанда давыл булачагы хакында кисәтте – якын арада республикада һава торышы кисәк начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген көннең икенче яртысында һәм кичен республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20, аерым урыннарда 24 метрга кадәр җитүе көтелә. Кайбер районнарда яңгыр һәм боз явачак.

Шул ук вакытта, һава температурасы югары булып кала – көндез Казанда +31 градус, республикада +32 градуска кадәр эссе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100