Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Татарстанда быел апрель ае нормадан җылырак булачак дип фаразлары
Май аенда явым-төшемнәр нормадан әзрәк булачак, дип фаразлый Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре һәр елдагыча язгы-җәйге айларга, вегетация чорына һава торышын һәм явым-төшемнәрне фаразлады. Мондый мәгълүмат авыл хуҗалыгы тармагы, коммуналь һәм башка хезмәтләр эшендә дә кирәк.
Күпьеллык күзәтүләргә нигезләнеп, апрель аенда Татарстан территориясендә һава торышы нормадан югарырак, ягъни җылырак булыр дип фаразлана. Гадәттә, апрельдә уртача температура якынча +4,4 градус тәшкил итә. Быел бу айда яуган яңгырлар нормага тәңгәл килер дип фаразлана (күпьеллык уртача күрсәткеч — 32 миллиметр).
Май аенда һава температурасы — нормада (уртача күрсәткеч +13 градус), ә яңгырлар тиешле нормадан азрак булачак (уртача күрсәткеч 36 миллиметр), ди синоптиклар.
Быел җәй айларында һава торышында аномалияләр көтелми. Уртача күрсәткечләр буенча июньдә уртача температура +16,9 (явым төшемнәр күләме — 62 миллиметр), июльдә +19,1 (64 миллиметр), августта +16,8 градус (55 миллиметр) була иде.
Сентябрь гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә (гадәттә, уртача күрсәткеч +11 градус). Көзнең беренче аенда яңгырлар күпьеллык күрсәткечләргә (52 миллиметр) якын булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз