news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда буранар көтелү турында кисәтә

Синоптиклар Татарстанда буранар көтелү турында кисәтә
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Бүген һәм иртәгә Татарстанда кабат һава торышы шартлары сизелерлек начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

4 декабрьдә кич, 5 декабрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы буран чыга. Бозлавык булу ихтимал. Төбәкнең көнчыгыш өлешендә томан төшә.

Чәршәмбе кич, пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез Татарстан юлларында урыны белән көчле бозлавык хасил була.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә бераз кар һәм җепшек кар фаразлана (урыны белән пыскак яңгыр белән). Шул ук вакытта җил кайвакыт секундына 14 метрга кадәр (ТР башкаласында секундына 13 метрга кадәр кадәр) көчәя.

Республикада һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында -2..-7 градус (Казанда -4..-6 градус) була.

news_right_1
news_right_2
news_bot