news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил турында кисәтә

Температураның минус 9 градуска кадәр төшүе көтелә.

Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил турында кисәтә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә бүген көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән буран булуы, шулай ук көчәйгәндә 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә республикада һава торышын актив циклоннар билгеләячәк.

Якшәмбе температура 9 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Көндез һава температурасы -2дән алып -7 градуска кадәр фаразлана.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, Төньяк Атлантикадан циклон Казанга кыска вакытлы салкыннар китергән. Якындагы декадада һава торышы тотрыксыз булачак, басымның көчле төшүе ихтимал.


news_right_1
news_right_2
news_bot