news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда буран чыгуы турында кисәтте

Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы шартлары начараер дип фаразлана. Кыска вакытлы буран, күп кар яву һәм көчле җил көтелә. 

Юеш карлы буран вакытында 1-2 километр ара гына күренәчәк. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте шул турыда кисәтте.

Юлларда көчле бозлавык, юеш кар көртләре булыр дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы -4 ...+1 градус, ә көндез +2...+7 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot