news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран көтелә

2 гыйнварда төнлә һәм көндез һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Урыны белән җепшек кар һәм буран була. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал. Көчәйгәндә җил секундына 20 метр тизлек белән исәчәк.

Моннан тыш, синоптиклар томан, юлларда кар көртләре һәм «кар боткасы», бозлавык турында кисәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100