news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм томан хакында кисәтте

Төнлә һава температурасы 0..-5, көндез -2..+3 градус тәшкил итәчәк.

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм томан хакында кисәтте
архив

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев алдагы атнада һәм февраль аенда нинди һава торышы көтелүе хакында сөйләде. Әйтик, иртәгә төнлә һава температурасы 0..-5, көндез -2..+3 градус тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы көннең җылытуы аркасында республикада өченче елга кичүе ябылуы хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot