Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм томан фаразлый
Көндез һава температурасы 0-5 градус салкын тәшкил итәчәк
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән республика буенча урыны белән бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән торман көтелә. Төбәктә аязучан болытлы һава, урыны белән - бераз кар, юеш кар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә температура - 2-7, көндез 0-5 градус салкын булачак. Татарстанның көньяк-көнбатышында - иң җылысы, көнчыгышында иң салкыны булачак.
Алдагы төндә Казанда температура 3-5 градус салкын көтелә, көндез 0-2 градус суык булачак. Болытлы һава, бераз кар, юеш кар яву ихтималы бар. 1
7 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Термометр баганасы 8 градус салкынга кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз