news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм 32 градус салкын турында кисәтә

Көндез температура -18... -13 градус була.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда 32 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Болытлы һава торышы фаразлана, бозлавык саклана. Талгын җил исәчәк.

Температура төнлә -27 градуска, урыны белән -32 градуска, Казанда -30 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез температура -18... -13 градуска кадәр күтәреләчәк, дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot