Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда -22 градус салкын булачак
Сишәмбе, 20 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Томан, бераз кар һәм һава температурасының шактый төшүе фаразлана.
Һава шартлары бу кичтә начарлана башлый. Казанда һәм республикада томан төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә Һава температурасы -13..-18 градус, урыны белән – 22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4..-9 градус була.
Синоптиклар җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк һәм юлларда бозлавык дип фаразлый. Һава торышы аязучан болытлы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз