news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда боз яву һәм көчле җил көтелү хакында кисәтте

Синоптиклар Татарстанда боз яву һәм көчле җил көтелү хакында кисәтте
"Татар-информ" архивы

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартлары бозылу көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән боз явуы фаразлана.

Элегрәк КФУ профессоры сишәмбе, 11 июльдә, Татарстанда эссе көннәрне салкынча һава торышы алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot