news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда беренче кар кайчан явачагын әйтте

Синоптиклар Татарстанда беренче кар кайчан явачагын әйтте
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Агымдагы атнада Татарстанның иң төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында бераз җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Безнең төбәктә беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эри. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята. Октябрь ахырында кар яткан яки, киресенчә, декабрь башында кар яумаган еллар да булды», - дип сөйләде ул.

Бүген, 8 октябрьдә, Татарстанга бер көнгә җәйге җылылык кайтты. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, аномаль җылылык тиз арада салкыннар белән алмаша, ә ял көннәрендә бөтенләй аномаль салкын һава көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100