news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда бераз суытачагы хакында кисәтте

Алдагы көннәрдә Татарстанда антициклоннар алмашыначак, нәтиҗәдә бераз суытырга мөмкин. Явым-төшем көтелми, дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

1 октябрьдә төнлә төбәктә +5..+10 градус җылы булачак, урыны белән һава температурасы +3..-2 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

2-3 октябрьдә 0..+6 градус, түбән урыннарда 0..-2 градус булуы көтелә. Көндез исә +15..+20 градуска кадәр җылытачак.

Җомга һәм шимбәдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем ихтималы аз, көндез һава температурасы +15..+20 градус тәшкил итәчәк.

Элегрәк коры һәм җылы һава торышы аркасында республикада шторм кисәтүенең озайтылуы билгеле булган иде, бу урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100