news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда августның беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз фаразлый

1 августта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе августның беренче көнендә һава торышы бозылу күзәтеләчәген җиткерә.

1 августта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил белән яшенле яңгырлар, көндез урыны белән боз явуы көтелә.

Казанда синоптиклар көндез секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил һәм яшенле яңгыр фаразлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot