news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтү белән чыкты

Татарстан һәм аның башкаласы Казан юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында хәбәр җиткерде. 17 апрельдә Татарстанда һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез кайбер районнарда җил секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда исә секундына 17 метрга кадәр җитеп көчәер дип фаразлана.

17 апрельдә төнлә Татарстан һәм Казан юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot