news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә

Һава торышы сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә бозылырга тора

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бүген көндез Татарстан синоптиклары республика территориясендә һава торышы бозылачак, дигән кисәтү таратты.

16 июньдә, төнлә һәм 17се көндез Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь бүлекләр үткән вакытта урыны белән яшен булуы, боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә, җил секундына 20 метрга кадәр җитәчәк (Казанда яшен яшьнәп, боз явачак һәм  җил секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк), диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100