news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте

14 сентябрьдә республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.

Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда һава шартлары начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100