news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда һава шартларының бозылуы турында кисәтә

Республикада яшенле яңгыр яварга, җилнең тизлеге яшен вакытында урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

«3 сентябрьдә көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр яварга мөмкин, төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге урыны белән секундына 16 метрга, ә яшен вакытында 20 метрга кадәр көчәячәк», - диелә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot