Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар Татарстанда атналык һава торышын фаразлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Республика территориясендә ял көннәрендә һава торышы шартлары үзгәрде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шимбә, 15 мартта, Татарстан бик җылы һава массасында урнашты – көндез максималь һава температурасы +5..+11 градус тәшкил итте, явым-төшем булмады. Якшәмбе ТР районнары салкын атмосфера фронты йогынтысы зонасына эләкте. Кар, җепшек кар һәм яңгыр кебек явым-төшем булды. Температура фоны сизелерлек түбәнәйде һәм көндез -1..+3 градус тәшкил итте. Узган төндә температура 0..-7 градуска кадәр түбәнәйде.
Бүген Татарстан югары басым кырында урнашкан. Һава торышы коры һәм тыныч, көндез температура 0..+5 градус булды.
Иртәгә, 18 мартта, синоптик вазгыять сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк. Республика территориясенең зур өлешендә явым-төшем көтелми, төнлә урыны белән көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда гына атмосфера фронты якын булу сәбәпле бераз кар, җепшек кар явачак. Һава температурасы төнлә -2..-7 градус, көндез 0..+4 градус була.
Чәршәмбе, 19 мартта, антициклон тәэсирендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Температура төнлә -3..-8 градуска кадәр түбәнәя, көндез -1..+2 градус көтелә.
Пәнҗешәмбе, 20 мартта, төнлә явым-төшем булу ихтималы аз. Температура -4..-9 градус тәшкил итә. Көндез төньяк циклонның атмосфера фронты узганда урыны белән бераз кар, җепшек кар яву ихтимал. Һава температурасы 0..+4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы нигезендә, атна азагында югары басым кыры йогынтысында шулай ук сизелерлек явым-төшем булмый. Температура төнлә 0..-5 градус була, көндез һава +1..+6 градуска кадәр җылына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз