Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу турында кисәтә
Аерым районнарда -28 градуска кадәр салкын булу ихтимал.
![Синоптиклар Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/12/5/9425e09e9eaf2a945654dd72de7f94dfe3364b20f1aa10f475194fc4fe32.jpg)
(Казан, 5 декабрь,«Татар-информ» ). Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда томан, юлларда бозлавык көтелә. Синоптиклар 3 декабрьдән башлап республикада аномаль салкын һава торышы урнашуы турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән булуы ихтимал.
Аерым районнарда термометр баганасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый һава торышы 10 декабрьгә кадәр сакланачак.
5-6 декабрьдә төнлә -17дән -19 градуска кадәр, аязган вакытта -23 градуска кадәр була. Көндез температура -11 градустан да югарырак күтәрелми.
6 декабрьдә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз