news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда -7 градуска кадәр кырау төшәчәге хакында кисәтте

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан халкын төнлә кырау төшү хакында кисәтте.

Әйтик, 6 ноябрьдә төнлә температура 0..-5, көнчыгыш районнарда -7 градус тәшкил итәчәк. Көндез бераз җылырак була, әмма һава температурасы +3 градустан да югары күтәрелми.

Җепшек кар яки карлы яңгыр рәвешендәге кыска вакытлы явым-төшемнәр күзәтелергә мөмкин.

Казанда һава температурасы төнге сәгатьләрдә -3, көндез +2 градус тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бозлавык булу сәбәпле, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга чакырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100