Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар Татарстанда 4 мм калынлыкта бозлавык фаразлый
Шулай ук күз күреме 1 чакрым һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстан буенча һәм Казанда төнлә һәм көндез көчле бозлавык саклана. 1дән 4 мм га кадәр калынлыкта бозлавык, шулай ук күз күреме 1 чакрым һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Аязучан болытлы һава, вакыты белән юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр ихтимал.
Төнлә һәм көндез термометр баганалары 0-5 градус салкынны күрсәтәчәк. Республиканың төньяк һәм көньк-көнбатыш районнарында иң җылысы булса, көнчыгышта - иң салкыны.
13 декабрьдә Казанда болытлы һава, көндез юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 8-10 градус салкын булса, көндез 0-2 градус суык булачак.
14 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урын белән юеш кар, шулай ук бозлавык һәм томан көтелә. Төнлә Татарстанның кайбер районнарында буран чыгарга мөмкин. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Юлларда - көчле бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз