news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда 28 градус салкын турында кисәтә

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә явым-төшемсез, болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән бик салкын булыр дип фаразлана. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итә.

Моннан тыш, көньяктан талгын җил, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -16..-21 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -23..-28 градуска кадәр салкынайта. Көндез -11..-16 градус салкын булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100