Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Татарстанда -21 градуска кадәр салкын фаразлый
Иртәгә, 22 гыйнварда, Татарстан территориясендә кабат болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җил көньяктан уртача тизлектә фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -11..-16 градус, урыны белән -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -5..-10 градус булачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз